Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Ап-ак карлы, могҗизалы Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр таратылды. Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрвакыт шулай балаларның көләч йөзләрен, шатлыклы авазларын ишетеп торырга язсын.
Ул татар театрына нигез салучыларның берсе һәм драматургия классигы булып санала. Аның пьесалары Казан театрлары сәхнәләрендә бара һәм хәзер дә популяр. Танылган драматургның 145 еллыгына китапханәдә “Галиәскар Камал –халык драматургы” дигән китап күргәзмәсе төзелеп, укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында китаплар һәм журналлар, китапханә фондыннан аның әсәрләре тәкъдим ителде.
Башка халыклар иҗатындагы кебек, татар халык авыз иҗатында да төрле жанрлар арасында күләме белән дә, әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан да әкиятләр әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.
Балалар китапханәдән чыкмыйча, дөньяның теләсә кайсы почмагына сәяхәт иттеләр. Ел саен җирдә табигатьнең тигез почмаклары азрак кала, анда чүлләрнең, далаларның, урманнарның һәм тауларның беренчел кыяфәтен күрергә мөмкин. Балалар интерактив глобус аша илнең төрле почмакларында яшәүче хайваннар, истәлекле урыннар белән таныштылар.
Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Максабаш авылы китапханәсендә балалар өчен “Кышкы каникулда – күңелле китап белән” дип исемләнгән чара уздырылды һәм китап күргәзмәсе эшләнде. Укучылар кыш турында язылган әкиятләр, шигырьләрне кычкырып укыдылар, үзләренә ошаган китапларны өйләренә дә алдылар.
Яңа ел ул чын могҗиза. 5 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр. Ахырдан балалар өчен лотерея уйнатылды. Бәйрәм чарасыннан барлык балалар да бик канәгать калдылар.
11-13 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә 2006-2007 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призына Татарсан Республикасы беренчелеге узды.
Яңа елга әзерлек буенча район бәйгесендә белем бирү оешмалары арасында беренче урынга Олы Мишә мәктәбе, икенче урынга Шәтке, өченче урынга Үзәк һәм Югары Кибәхуҗа мәктәпләре лаек булды! Котлыйбыз!
2024 нче ел Татарстанда фәнни-техник үсеш елы дип игълан ителде. "Фән серләр ача" күргәзмәсендә төрле темаларда технологик иҗат үсеше өчен энциклопедияләр һәм кулланмалар тупланган. Монда укучылар бөек галимнәрнең тормышы һәм иҗаты, ачышлар тарихы, фәнни экспериментлар турында китаплар табачаклар. Әлеге күргәзмә бер ел дәвам итәчәк. Килегез, укыгыз, бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алыгыз.
Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә, балалар өчен “Эх, күңелле балачак!” дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар өчен төрле кызыклы уеннар уйнатылды, костюмнар парады булды, балалар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабай һәр балага үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләште.