Әлеге бәйрәм-геройлык, батырлык һәм намуслылык бәйрәме! Ватан сакчысы булу Россиядә һәрвакыт хөрмәтле һәм дәрәҗәле саналган. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 24 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Зәңгәр күкләр, тыныч туган таңнар - солдат анты белән саклана!” дип исемләнгән КВН-кичә үткәрелде. Төрле сынаулардан торган бу ярышта «Яшьлек» һәм «Бөркетләр» командалары көч сынаштылар. Һәр конкурс биремнәре егетләрне җитезлектә, уңганлыкта, шаянлыкта, тапкырлыкта сынады. Ә ярышлар арасында дәртле җырлар, биюләр, нәфис сүз бәйрәмебезгә ямь өстәде. Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан авылдашларыбызны да котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды. КВН-кичәдә катнашучы егетләрне жюри лаеклы бәяләп, нәтиҗәләр ясады. Китапханәдә «Якташларыбыз туган ил сагында» исемле күргәзмә эшләде.