«Вожатый эшчәнлеге»

2024 елның 5 марты, сишәмбе

2024 елның 22 февралендә Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 2024 елгы Татарстан Республикасы һөнәри осталык буенча чемпионатының төбәк этабының «Вожатый эшчәнлеге» (юниорлар) компетенциясе буенча челтәр этабында катнаштылар. Безнең конкурсантлар үзләренең иҗади һәм оештыру сәләтләрен күрсәттеләр, үз белемнәре белән уртаклаштылар, үз осталыкларын күрсәттеләр һәм вожатый эшчәнлегенең кыйммәтле тәҗрибәсен тупладылар. Алар 7-10 яшьлек балалар өчен «Акчарлак», «Күңелле Фәннәр академиясе» мәктәп яны җәйге лагерен оештыру темасына отряд локациясе ясадылар. Ахырда безнең конкурсантлар жюри әгъзалары каршында  үз эшләрен якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International