«Яшь оста»

2024 елның 5 марты, сишәмбе

2024 елның 29 февралендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында Теләче районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре арасында «Яшь оста» төбәкара чемпионатының муниципаль сайлап алу этабы узды. 26 катнашучы үзләренең һөнәри осталыкларын «Пешекче эше», «Декаратив - кулланма сәнгать», «Чәчтараш сәнгате», "Ресторан сервисы", «Рәсем сәнгате», «Кондитерлык эше»ләрендә  күрсәттеләр. Һәр катнашучы өч сынауда (модульләрдә) катнашты.  Беренче модуль һөнәр турында сөйләү, жюриның өстәмә сорауларына җавап бирү, әлеге компетенция буенча кирәкле предметларны сайлау. Калган модульләрдә балалар үзләренең практик күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Барлык балалар да чемпионатта катнашуга җаваплы караганнар. Үзләренең тәрбиячеләре белән  зур әзерлек алып барганнар: һөнәр өйрәнгәннәр, практик күнекмәләрдә күнегүләр ясаганнар, үзара аралашу һәм  тәҗрибә туплаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International