26 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Әкияттә кунакта» дигән кычкырып укулар уздырылды.
Балалар «Медное, серебряное и золотое царства» дигән рус халык әкиятен укыдылар. Алар әкиятне игътибар белән һәм кызыксынып тыңлап кына калмадылар, ә сорауларга җавап та бирделәр, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара табышмаклар чишү һәм әкият персонажларын тану буенча интеллектуаль викторина белән тәмамланды.
Кычкырып китап уку балаларга вакытны күңелле үткәрергә, шулай ук китап дөньясыннан күп кенә яңа һәм файдалы мәгълүматлар алырга һәм өр - яңа әдәби геройлар белән танышырга мөмкинлек бирә.