“Шкатулка” ясау буенча мастер класс үткәрделәр.

2024 елның 5 марты, сишәмбе

1 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Теләче гомумбелем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучыларына Пушкин картасы кысаларында “Шкатулка” ясау буенча мастер класс үткәрделәр. Әлеге матур тартмачыкны ясау өчен таякчык, җеп, клей, бисер кирәк булды. Укучылардан бары тик осталык, тырышлык һәм сабырлык таләп ителде. Үз кулларың белән ясалган тартма бүләк булып хезмәт итә ала, шулай ук бизәнү әйберләрен, күңелгә хуш килгән вак-төякләрне саклау өчен дә файдалы булыр. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International