Балаларга мультфильмның тарихы турында, ничек күрсәтелүе турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан балаларга төрле мультфильмнар күрсәтелде.
Чара суның яшәү чыганагы икәнлеге турында сөйләү белән башланды. Балалар үзләренең сорауларын бирделәр, су тамчысы турындагы әкиятне тыңладылар, су турындагы мәкальләрне искә төшерделәр.
Су – үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар – барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Ә су үсемлекләре һәм хайваннарының төп яшәү урыны. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү уңаеннан 22 март Су көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә үткәрелде.
Китапханәче белән укучылар китапханәгә килгән газета-журналларга күзәтү ясадылар. Китапханә “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Салават күпере” исемле газета-журналлар алдыра. Балалар бик кызыксынып газета-журналлардагы хикәяләрне, шигырьләрне укыдылар, рәсемнәрне карадылар. Чара үзенчәлекле үтте.
Балалар эшчәнлекнең нәтиҗәсен күреп бик шатландылар.
22 нче март көнне “Батыр” спорт комплексында 2002-2004 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында кул көрәше ярышлары үтте.Районда кул көрәше спорт төрен пропагандалау максаты белән уздырылган ярышта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты.Укучыларыбыз ярышта уңышлы чыгыш ясадылар.Гайнуллина Й. -1нче урын, Шаймарданов Р. -2 нче урын, Баймухаметова В.һәм Домолазов М. 3 нче призлы урын алдылар.Сәламәт яшәү рәвеше алып барган, спорт сөюче дусларыбызга уңышлар телибез.
Ул авыл тарихын бик яхшы белә һәм анда тарихка кагылышлы альбомнар, папкалар да бар.
Ул балалар абонементыннан башланып китте. Иң элек китапханә, әбүнә, уку залы, формуляр, күргәзмә төшенчәләренең мәгънәләре аңлатылды, шулай ук, балалар китапханәче һөнәре турында белделәр, китапханәнең бүлекләре; үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Соңыннан бергәләп нәни китапчыклар, җәелмәле китаплар, уенчык – китаплар һәм төрле темаларга багышланган энциклопедияләрне карап чыктылар.
Әлеге сәяхәт мәктәпкәчә яшьтәге балаларда зур тәэсир калдырды. Балалар да, тәрбиячеләр дә китапханәгә экскурсиягә килүләренә бик шат булдылар.