27 нче февраль көнне Олы Мәтәскә мәктәбе базасында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан сугышчы- интернационалист Миңнегали Ногуманов истәлегенә 1998 елда туган һәм аннан да кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге узды. Әлеге ярышта Олы Нырсы мәктәп командасы 3 урынны алды.
27 февральдә Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары Олы Мәтәскә урта мәктәбендә,1998 нче елда туган һәм аннан да яшьрәкләр арасындаМ. Ногманов истәлегенә багышлап үткәрелгән милли көрәш бәйгесендә катнаштылар. Безнең мәктәптән 8 сыйныф укучысы Галимов Д. (1 урын), 4 сйныфтан Шакиров Н. (3 урын) үз авырлыкларында көрәшеп, матур күрсәткечләргә ия булдылар.Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр,грамота һәм медальләр белән кайттылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
2016 нче елның 28 февралендә Алан авыл җирлеге территориясендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Алан авыл җирлеге гражданнарының 2016 нче елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдумда халык актив катнашты һәм үз тавышын бирде. Референдум нәтиҗәләре буенча Алан җирлегендә үзарасалым акчасы җыю буенча референдум узды дип санала.
Открывая совещание, Юрий Камалтынов подчеркнул, что в этот раз было принято решение о совмещении заседания РКС и учебы для его членов. Именно поэтому в рабочую повестку было включено сразу восемь вопросов, касающихся разных сфер деятельности.
Первым слово взял Фарид Мухаметшин, сразу отметив актуальность нынешнего собрания: «Я лично придаю исключительно важное значение этой встрече. Республиканский координационный совет приступил к реальной работе. А цель моего выступления перед вами – настроить вас на решение задач крайне непростого 2016 года».
Фарид Мухаметшин заметил, что состоявшиеся в сентябре 2015 года выборы для «Единой России» оказались успешными: «Наша партия победила практически во всех муниципалитетах, на всех уровнях власти у нас преобладает политическое большинство. Это очень ответственно. Мы обновили власть республиканскую и муниципальную, заместили максимум мандатов, что говорит о нашей силе. Но сегодня наша задача - повышение эффективности партийной и парламентской работы, депутатской деятельности. И это требует полной самоотдачи».
26 нчы февральдә Теләче урта мәктәбендә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә җитәкчеләре өчен семинар үткәрелде. ТР Белем күтәрү институты белгече, педагогика фәннәре кандидаты “Россия Федерациясенең” атказанган укытучысы Богуславская Инна Григорьевна семинарда катнашучыларны гомумбелем оешмаларында тәрбия эшен оештыруның заманча юнәлешләре белән таныштырды.Теләче урта мәктәбенең рус теле һәм эдәбияты укытучысы Газизова Раиса Дмитриевна, башлангыч сыйныф укытучысы саттарова Таслима Фатиховна лар тарафыннан сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде. Семинар килгән кунаклар тарафыннан югары бәя алды.
"Рәхмәт сиңа, Әлифба!" дип исемләнгән балалар иртәсен 1 сыйныф җитәкчесе Давлетшина Нурфия Заһретдин кызы әзерләде. Бәйрәмгә 1 сыйныф укучыларының әти-әниләре дә килде. Чара барышында укучылар шигырьләр сөйләде, җырладылар кызыклы уеннар уйнадылар.
Бүген Баландыш төп мәктәбендә китапка мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның сәләтен үстерү максатыннан, беренче дәреслек – Әлифба белән саубуллашу бәйрәме үткәрелде.Сыйныф җитәкчесе Әлфирә Заһидуллина 1 сыйныф укучыларын, әти-әниләрен бәйрәм белән котлады. «Әлифба бәйрәме–кечкенәләрнең яртыеллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул, укучылар барысы да укырга, язарга, матур сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне, кечкенәләрне ихтирам итәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнделәр», – диде. Беренчеләрне әкият геройлары булып киенгән югары сыйныф укучылары тапкырлыкта, зирәклектә сынап карадылар. Беренчеләр исә үзләренең инде шактый мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр.
26 нчы февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә китапханәче Мубаракшина Ф.Г. 6-8 сыйныф укучылары белән берлектә Хәрби-патриотик айлык кысаларында батырлык дәресе үткәрде. Әлеге дәрес Герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган иде. Укучылар шагыйрьгә, аның тормыш юлына, иҗатына кагылышлы викторина сорауларына җавап бирделәр.
25 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Татар егете 2016” бәйгесе үткәрелде. Бәйрәмдә 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Егетләр аш-суга осталык, шигырь сөйләү, прическа ясау, ситуциядән чыгу ярышларында катнашып үз осталыкларын күрсәтттеләр. Бәйге бик күңелле үтте. “Татар егете 2016” җиңучесе булып 10 сыйныф укучысы Шогаепов Илнур сайланды.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары 26 февраль көнне “Батыр” спорткомплексында Теләче районы торгызылуга 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән ГТО фестивалендә катнаштылар.