Бу көнне Абде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Конституция – аның буенча без барыбыз да яшибез» дигән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында мәктәп укучыларына Конституциянең җәмгыятьтәге әһәмияте һәм роле турында искә төшерделәр, аның асылы һәм төп максаты нәрсәдә икәнен ассызыкладылар.
9 декабрьдә ил ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын - Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көн рух көче, хөрмәте, батырлыгы иң югары әхлакый кешелек сыйфатлары һәм Ватан алдында җаваплылык үрнәге булган барлык кешеләргә багышлана.
Ватан Геройлары көне - безнең илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган мөһим истәлекле дата. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.
Вакытлы матбугат битләрендә, телевизорда бу сүз бик күп кулланыла. Гади тел белән әйткәндә, коррупция – шәхси максатларда ачык мөмкинлекләрдән файдалану дигән сүз. Ул хәзерге көндә илебездәге иң кискен проблемаларның берсе. Шуңа күрә илдә һәм республикада законнар кабул ителә, кайнар линияләр эшли. Безнең районда да бу көчкә каршы төрле формада көрәш алып барыла. Без-мәдәният хезмәткәрләре укучыларда бу "авыруга" караш формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату максатыннан төрле чаралар оештырабыз. Чираттагы чара 9 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында “Нәрсә ул коррупция?“ дигән исем астында мәгълүмати сәгать буларак үткәрелде.
9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?” дигән темага мәгълүмат бирү чарасы үткәрделәр. Үткәрелгән чараның максаты - яшьләрдә, балаларда намуслылык, ихтирамлык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәненә басым ясалды, коррупция – ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә, законнарны бозмаска кирәклеге әйтелде.
9 декабрь көнне Пушкин картасы буенча Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә хатын-кызларның милли баш киемен ясау һәм чигү буенча мастер–класс үткәрелде. Әлеге чара “Калфак - безнең милли бизәгебез” дигән китап күргәзмәсе янәшәсендә узды. Китапханәче укучыларны калфаклар, аларны чигү тарихы белән таныштырып, милли баш киемен тегү һәм бизәү серләре белән уртаклашты.
Әлеге дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «9 декабря –День Героев Отечества» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һәр кеше дә герой булмый, ләкин геройларның тормыш юлы һәм эшләгән батырлыкларын күреп без сокланып яшибез. Күргәзмәгә куелган китаплар укучылар өчен Ватан тарихы турында сөйли, китап укучыларны үз ватаннарын сөяргә өнди. Геройларның курку белмәс батырлыкларын ачып бирә.
10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы бара. Шул унайдан 8 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Язмышларга буйсынмас җаннар» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр, татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышырга мөмкин.
9 декабрь Ватан Геройлары көне уңаеннан Шәтке авыл китапханәсендә «Ватан геройлары без сезнең белән грурланабыз»дигән тарихи сәгать узды. Яшь укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ул турыдан-туры Изге Георгий Победоносец орденын булдыру белән бәйле. 1812 елгы Ватан сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорыннан данлыклы герой-орденлыларның исемнәрен белделәр.Безнең заман геройлары - авылыбызның Чечен һәм Әфган сугышлары геройлары белән таныштылар.
Китапхандә тематик күргәзмә эшләнде.
Бу көнгә Абде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Коррупциягә каршы бергә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең нәрсә аңлатканын, аның мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында белделәр.