ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2023 ел
җомга

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.  

1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләтнең төп кануны – Россиядәге барлык хокукый системаның үзәге булып тора һәм барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача. Илебез гражданины өчен Конституция – беренче чиратта белү тиешле закон ул. Әлеге мөһим көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы  китапханәчесе китап укучылар белән “Конституция һәм мин ”дип исемләнгән танып белү сәгате уздырды.   

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы 14 декабрьдә “ Нәрсә? Кайда? Кайчан?» яшьләр интеллектуаль уенының муниципаль этабында катнашты. Кайбер сорауларга җаваплар катнашучыларны чын күңелдән гаҗәпләндерде. Бу биремнәр төрле өлкәләргә кагыла һәм катнашучыларның күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә.

Уен бай, якты һәм чын яшьләр уены булып чыкты. Ярыш һәркемгә яхшы кәеф һәм күп яңа танышулар бүләк итте.

13 декабрь  көнне  Баландыш төп мәктәбеннән Заббаров А.Ф. һәм Заббарова Ф.А.   бадминтон буенча Балтач районында  ООО “МДСУ”  призына уздырылган  ачык шәхси –команда  ярышларында катнашып 1 нче урыннар алдылар. Котлыйбыз!

13 декабрь көнне , Олы Мәтәскә гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2006 нчы елгы  һәм кечерәкләр  арасында , сугышчы - интернационалист М.Ногманов призына татарча көрәш ярышы булып узды.Баландыш төп мәктәбе командасы 3 урынга лаек булды.

14 декабрь  көнне Теләче гомумбелем бирү мәктәбендә 10 “А”  сыйныфы укучылары өчен Пушкин картасы буенча “Сүзнең көче” дип исемләнгән мастер-класс булып узды.

2023 нче елның 13 декабрендә  Олы Мәтәскә урта мәктәбендә  “Теләче” спорт мәктәбе 2006 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча интернациональ сугышчы Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге  уздырды. Әлеге ярышлар традиция буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән берлектә 29 тапкыр уздырыла.

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә Илнең төп законы” исемле темага күргәзмә куелып, мәгълүмати чара үткәрелде. Чара барышында бәйрәмнең тарихы, илебезнең тормышын, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче төп законнар язылган дәүләтнең төп документлары турында мәгълүмат бирелде.

Конституция - дәүләтнең хокукый нигезе, ул закон чыгару һәм башкарма хакимият нигезендә тора. Конституция дәүләт үсешенең юнәлешен билгели һәм илнең һәр гражданының хокукларын һәм бурычларын билгели. Конституция көненә Олы Нырсы авыл китапханәсендә "Үз илеңнең тарихын бел!” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Ул киң укучылар даирәсенә исәпләнгән һәм Конституциянең барлыкка килү тарихы, конституцион төзелеш нигезләре турында материалларны үз эченә ала.

9 декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Бу көнгә Сауш авылы китапханәсендә "Моны белергә кирәк..." темасына китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә укучыларны коррупция темасына кагылышлы әдәби әсәрләр белән таныштыручы классик әдәбият тәкъдим ителде. Күргәзмә киң катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International