Әлеге ярышта безнең мәктәптән кызлар командасы көч сынашып кайттылар һәм лаеклы икенче урынны яуладылар. Котлыйбыз аларны!
Укытучылар һәр укучы белән эшли. Буген математикадан консультацияләр узды. Баландыш һәм Олы Тиләҗе укучылары да килделәр.Шулай ук буген 8 класс укучылары өчен дә математикадан консультация уздырылачак.
4 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында мәктәп укучылары арасында Бөтенрәсәй спорт уеннарының муниципаль этабы кысаларында 1999 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Кышкы каникул чорында да Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе гөрләп тора. Кышкы каникул вакытына төзелгән план нигезендә төрле мероприятияләр үткәрелә, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр үтә. Буш вакытларында укучылар хоккей уйныйлар, чана, чаңгыда шуалар.
Олы Нырсы урта мәктәбендә кышкы каникул чорына эш планы төзелде һәм укучыларның яллары шул планга нигезләнеп оештырыла. Юл йөрү кагыйдәләре буенча уен-викторина үткәрелде. Ачык һавада төрле уеннар, шугалакта ярышлы уеннар оештырылды. Бу чаралар укучыларның үзара аралашуларын яхшырта , дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияли. Кышкы каникулда бик күңелле.
Кышкы каникуллар дәвам итә. Теләче урта мәктәбендә, кышкы каникуллар вакытында, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр һәм республика олимпиадаларына әзерлек оештырыла. 2 нче гыйнвар көнне информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов һәм математика укытучылары Е.А.Акмалдинова белән Н.С. Максимова, 9-11 сыйныф укучылары белән предметлар буенча чыгарылыш имтиханнарына әзерләнделәр. Теләче мәктәбе укучылары кышкы каникулларны файдалы итеп үткәрәләр.
Олы Нырсы китапханәчесе Сафина Ф.Ф. һәм мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р.М. белән берлектә Балмаскарад үткәрү өчен әзерлек эшләре алып баралар. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче драм түгәрәккә йөрүчеләр белән сәхнәләштерелгән яңа ел кичәсе үткәреләчәк. Репетициягә барысыда теләп катнашалар.
Әлеге чара барышында балаларга Ветераннар советы председателе М. М. Газизов һәм Теләче муниципаль районының Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф. М. Галимова котлау сүзләрен әйтеп, бүләкләрен тапшырдылар. Чара балалар өчен әзерләнгән бәйрәм табыны артында төгәлләнде.
2016 елның 6 гыйнварында Теләче хоккей тартмасында «Теләче» спорт мәктәбе 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында алкалы хоккей буенча турнир үткәрде. Барлыгы 5 команда, 49 укучы катнашты.
2016 елның 5 гыйнварында “Батыр” спорт комплексында Теләченең район буларак оешуына 25 еллыгы уңаеннан 19 яшьтән 40 яшькә һәм 41 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш төрләрдә үтте.