14 нче октябрь көнне Субаш авыл китапханәсендә танылган әдип — шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманның туган көне уңаеннан ”Бер алманы бишкә бүләек” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат, төрле елларда чыккан китаплары урын алды.
«Әбием укыганны мин дә укыйм» девизы астында Күкчә авылы китапханәсендә акция узды. Күп кенә укучы балалар әбиләре белән китапханәгә китап укырга киләләр, әкиятләр иленә бергә сәяхәт кылалар. Мондый укулар балаларга бик ошый.
14 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г. "Һәр өлкәнгә - рухи нур" дип исемләнгән акция кысаларында,сугыш чоры баласы Ибрагимова Нәфига апаны вакытлы матбугат һәм яңа кайткан китаплар белән таныштырды.
Балалар тәкъдим ителгән мәкальләргә бик тиз җавап бирделәр. Һәм үзләре белгән мәкальләрне дә тәкъдим иттеләр. Укучылар тырыш булсаң гына уңышларга ирешеп була, дигән нәтиҗә ясадылар. Иң актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.
Әдәбият елы уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә “Каурый каләм” шигырьләр конкурсы игълан ителде. Һәркемнең йөрәгендә шигъри юллар уелып язылган. Барлык китап укучылар да күңелендә йөрткән шигырьләре белән уртаклаша ала.
Теләче җирлекара китапханәсеннән методик бүлек мөдире – Саляхова Гөлчәчәк Равил кызы һәм китап туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Шарифуллина Гөлсинә Галиәхмәт кызы Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оешуга 150 ел булу уңаеннан 2015 елның 14-16 октябрендә “Милли китапханәләр: үткәне һәм хәзергесе” темасына үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.