“Йолдызлы сәгать” уены үткәрелде.

2015 елның 17 октябре, шимбә
15 октябрь көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Карурман кунаклары” дип исемләнгән “Йолдызлы сәгать” уены үткәрелде. Уенның программасын балалар китапханәсе мөдире Закирова Любовь Михаил кызы әзерләде һәм үткәрде. Уен 3 турдан торды. Анда барлыгы 6 бала катнашты. Дөрес җаваплар өчен уенчыларга йолдыз биреп барылды. Барлык турларны да җиңел үтеп финалга Губайдулина Зарина чыкты. Ахырдан ул уеннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Катнашучыларның барысына да бүләккә китаплар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International