Һәр кеше тормышында эшкә дәрте ташып торган чор кайчан да булса бер узып китә һәм лаеклы ялга чыгу вакыты килеп җитә.

2015 елның 17 октябре, шимбә

Һәр кеше тормышында эшкә дәрте ташып торган чор кайчан да булса бер узып китә һәм лаеклы ялга чыгу вакыты килеп җитә. Дәүләт кешеләрнең пенсиягә чыгу яшен ирләр өчен 60 яшь, хатын-кызлар өчен 55 яшь итеп билгеләгән. Без пенсия күләменең нинди буласын күзаллый алабызмы? Дәүләти булмаган пенсия фондларында һәм иминият компанияләрендә махсус пенсия программалары эшләп килә. Әлеге пенсия программалары кемнең мәнфәгатьләрен яклый? Картлыкта акча кытлыгы кичермәү өчен ниләр эшләргә? 15 октябрь көнне  районның библиотека хезмәткәрләре алдында Мәскәү шәһәренең Финансларны Планлаштыру институты белгече пенсияне иминиятләштерү программалары турында чыгыш ясады һәм югарыда саналган сорауларга  да җавап бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International