Безнен Олы Мэтэскэ балалар бакчасында балалар саф хавага чыгуны бик яраталар. Алар саф хавага чыгып табигатьне кузэтэлэр, хэрэкэтле уеннар уйныйлар, чиста-саф хаваны сулыйлар. Болар барсыда бала сэламэтлеге очен файдалы.
15 октябрь Хәтер көне. Шул уңайдан бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Тарих битләреннән” темасына тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар тарих битләре буйлап кечкенә генә сәяхәт ясадылар, күп гасырлар элек булган вакыйгалар белән таныштылар, Хәтер көнен билгеләп үтүнең сәбәпләре белән таныштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Көз безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз.
Безнең Иске Җөри балалар бакчасында яшелчәләрдән “Көз күчтәнәчләре” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Барлык әти-әниләр дә балалар белән бергә бик теләп катнаштылар. Һәрбер кул эше бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыккан иде.
2015 елның 15 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре районыбызның үзәк ял паркында авыр тормышлы булган гаиләдәге балалар, мөмкинлекләре чикле булган балалар белән төрле уеннар үткәрделәр.
Әлеге уеннар белән белгечләр балаларның башкалар белән аралашу мөмкинчелекләрен арттыруга көч куялар һәм шулай ук көндәлек буш вакытларын күңелле үткәрергә ярдәм итәләр.