Татарстан республикасы ятим, күп гаиләдә, авыр гаиләләрдә яшәүче балаларга бушка спектакльләр карау квотасы булдырды.

2015 елның 17 октябре, шимбә
Татарстан республикасы ятим, күп гаиләдә, авыр гаиләләрдә  яшәүче балаларга бушка спектакльләр карау квотасы булдырды. Безнең районнан 15 октябрь көнне Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән  20  укучы Казан шәһәрендә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында "Казан ятиме" спектаклен  карадылар.  Спектакль балаларга бик ошады, аларда ятим балаларга карата миһербанлылык хисләре уятты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International