Көз күчтәнәчләре.

2015 елның 17 октябре, шимбә

Үсеп утыра арыш,

Һәр башагы бер карыш.

Бодай үсә ургылып,

Дулкынланып, зур булып.

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер –

Тик җыеп кына өлгер.

                       Әхмәт Ерикәй.

Көз безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз.

Безнең Иске Җөри балалар бакчасында яшелчәләрдән “Көз күчтәнәчләре” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Барлык әти-әниләр дә  балалар белән бергә бик теләп катнаштылар. Һәрбер кул эше бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыккан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International