9 октябрь көнне районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан узган көзге ярминкәдә Урта Мишә авылы клубы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашкан.
11 октябрь көнне Сауш авылы китапханәсе янында - “Табигатьнең һәр мизгеле матур” дигән девиз астында, балалар өчен «Беренче карда – синең эзең» исемле уеннар кичәсе булып үтте. Бу чара балаларда табигатькә соклану хисе, мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үткәрелде. Беренче кар өстендә балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды.
11 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплардан "Исәнме, яңа китап" дип исемләнгән мәгълүмат көне үтте. Китапханәче яңа кайткан китапларга күргәзмә ясап куйды һәм күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде.
10 октябрь көнне Сауш авылы китапханәсе фонды район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган 67 данә (37- зурлар өчен, 30- балалар өчен) яңа китаплар белән тулыландырылды. Һәрбер китап учетка алынып, эшкәртү үткәрелеп “Яңа китап – серле хәзинә” күргәзмәсенә куелды.
Җыелышта яңа 2015-16 уку елында куелган бурычлар, планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән бакча мөдире Зайнуллина А.М. таныштырды.
Тәрбияче Павлова Л.А. үзенең чыгышында ФГОС буенча укыту-тәрбия эшенең асылына төшендерде.Һәрбер авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Безнең Айдар авылы мәдәният йортында да матур гадәтләрнең берсе - кабак бәйрәме үткәрелә. 3 октябрь көнне зур бәйрәм чарасы - “Кабак” бәйрәме быел үзенең кечкенә генә юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте! Әйе, “Кабак бәйрәме”н уздыра башлаганга 5 ел үтеп тә киткән... Авыл халкы ярдәме белән, мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы белән, ел саен әлеге бәйрәмне үзенчәлеклерәк итеп уздырырга тырышалар. Инде менә ничәнче ел безнең коллектив хезмәткәрләре дә әлеге бәйрәмдә актив катнашабыз һәм тәрле наминацияләрда призлы урыннар яулыйбыз.Әлеге конкурска әзерләнергә ярдәм иткән әти-әниләребезгә һәм бәйрәмне оештыручы клуб мөдире Резеда Фаляховага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барыла. Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыга белү юлларын аңлатырга өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез.