ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Югары Кибәхуҗа  укучылары да бу ярышта актив  катнаштылар һәм призлы  урыннар  яуладылар. Мөбәрәкҗанов Адель -2 урын, Саттарова Энҗе -3 урынга  лаек  булдылар.Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

 8-9 нчы октябрь көннәрендә Теләче районы беренчелегенә армспорт ярышлары үтте.Батыр спорткомплексында уздырылган бу ярышларда Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты. Укучыларыбыз ике көндә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Закирова Язгөл, Мифтахова Алия, Мифтахова Гөлгенә-1урын,Закирова Ләйсән, Гайнуллина Йолдыз, Валимухаметов Илнар-2урын ,Миннебаев Айзат, Валиев Илфат, Кириллов Константин-3урын яуладылар.11команда арасында мәктәбебез командасы 4 урын алды. Без спорт сөюче дусларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Аларга рәхмәт белдерәбез.


9
октябрь, 2015 ел
җомга

Балалар иҗат үзәгенең “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә, Түбән Саурыш авылында ялгыз яшәүче Самигуллина  Мәймүнә апага өй эшләрендә булышырга бардылар. Мәймүнә апа укучыларга үзенең балачак хәтирәләрен сөйләде, укучыларның хезмәт сөючәнлекләрен күреп сөенде һәм ялгызлыгын азга булса да онытты. Әлеге укучылар шушы изге эшне эшли алуларына бик сөенеп кайтып киттеләр.

Балалар өчен бу китап укуга тарту, китап уку белән кызыксыну, китапка сакчыл караш кебек төшенчәләр турында аңлатылган беренче китапханә дәресе булды. Аннан соң беренчеләр үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар. Аларны формулярларга теркәгәннән соң, үзләрен “Китап укучы” дигән исемне алулары белән котладык.
Шармыш авылы китапханәчесе Терентьева И.В. авыл мәктәбендә шигьри –әдәби дәрес үткәрде. Шагыйрә Марина Цветаеваның туган көненә багышланган әлеге дәрес «Крылатая женщина - Марина» дип аталды. Укучылар шагыйрәнең искитмәле серле дөньясы белән танышты. Әлеге чарада авторның ачы язмышы, иҗаты турында сөйләнелде, танылган шигырьләре укылды. 

Субаш авылы китапханәсе, җирлекара китапханәдән кайткан яңа китаплар белән һәрвакыт тулыландырылып торыла һәм  тиешле дәрәҗәдә эшкәртелеп барыла. Китапханәче чираттагы яңа кайткан китапларны инвентарь китабына терки, номерларны яза, штамп суга. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла.

9  октябрь көнне “Батыр” спорткомплексында “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе  Балалар  сәламәтләндерү  үзэге белән берлектә 1998-2000 елда туган егетләр һэм кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар уткәрде. Барлыгы 13  команда, 136  укучы катнашты.

Район турында җиңгән укучыларның материаллары республика турына җибәрелде. 
10 октябрь көнне район мәктәпләре Казанда белем бирү оешмалары арасында  үткәрелүче республика ярминкәсендә катнашалар.  Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм  татар хөнәрчеләренең эшләре тәкьдим ителәчәк. 
Әлеге дата уңаеннан, 4 октябрь  көнне, район мәдәният  йортында бәйрәм чарасы   булып узды.   Чарада хәзерге вакытта хезмәт куючы укытучылар гына түгел, хөрмәткә лаек ветеран мөгаллимнәр дә катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International