ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Энҗе Шаймурзина узенең искиткеч матур, көчле,моңлы тавышы белән авыл халкының күңелен җәлеп итте. Алып баручы, юморист, жырчы Раиль Рамазанов һәм башка җырчылар да халкыкка  бик ошады. Артистларның чыгышын Олы Нырсы авылы халкы бик җылы кабул итте.

4 октябрь  көнне район мәдәният йортында "Укытучылар көне" уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә Теләче районының барлык  укытучылары да чакырулы иде.  Бәйрәм укучыларның котлау сүзләре белән башланып китте. Чара барышында укытучыларны котлау сүзләре яңгырады. Шулай ук  2015 ел дәвамында уңышларга ирешкән укытучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укытучыларны котлап  Фазлыевлар семьясы үзләренең матур җырларын бүләк итте. Бәйрәм күңелле үтте. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе  директоры Миннекаева Гөлшат Гаптравефовна Россия Федерациясенең фән һәм мәгарифъ минситрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чын күңелебездән котлыйбыз, Гөлшат Гаптравефовна! 

Хөрмәтле укытучылар!  Сезне "Укытучылар көне" белән котлыйбыз! Авыр һәм мактаулы эшегездә зурдан зур уңышлар телибез!Ихтыяр көчен яуларга,бик зур түземлек кирәк,моның өчен үз-үзеңне,җиңә белергә кирәк!Аң –белем бакчасының,Сез- хуҗа, хакимнәре!Илнең эшчән кыз-уллары, Район мөгаллимнәре!

Ярышта шушы мәктәптә белем алучы 6-11 сыйныф укучыларыннан 47 егет һәм кыз катнашты.

Ярышлар үткәрүдә финанс ярдәме  күрсәткән эшмәкәрләрне дә санап үтми мөмкин түгел: Илдар Фазылҗанов, Расыйх Габдрахманов, Адель Борһанов һәм “Алан” хуҗалыгы җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов белән Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиевлар.  

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының 09.09.2015 №9257/15 "2015-2016 нчы уку елында башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчкәндә укучыларга старт диагностикасы үткәрү" приказы нигезендә, 2 октябрь көнне Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Олы Мишә урта мәктәбендә   дә 5нче сыйныф укучылары математикадан старт диагностикасы үтте. 9нчы һәм 11 сыйныф укучылары исә математика фәненнән муниципаль тестлаштыруда катнашты. 

2 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән Бөтенроссия ачык дәрес үткәрелде. Укучыларга гражданнар оборонасы буенча презентация күрсәтелде.  Укучылар көндәлек куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар. Барысы да алган белемнәрдән  канәгать калды.

Шул уңайдан  Олы Нырсы мәктәбендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча ачык дәресе үтте. Иң мөһиме, анда көндәләк куркынычсызлыгы кагыйдәләре кабатланды.
Хөрмәтле өлкәннәребез!Барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек,ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә. Кайгы, хәсрәт күрмичә бар гомерегез шатлык белән үтсен.Һәрчак сөйкемле, матур, зәңгәр күктә балкыган кояш кебек якты булыгыз. Картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларыгызның сезнең турында кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.
Шул уңайдан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның әби-бабайлары  чакырылган иде. Әлегедәй матур очрашу бакчабызда һәр елны үткәрелеп килә. Бәйрәмгә килгән әби-бабайларга,  2 нче   кечкенәләр төркеменә йөрүче балалардан башлап, барлык төркем  балалары да шигырьләр , матур-матур җырлар, күңелле биюләр әзерләгәннәр иде. 
Бү­генге  җәя­ү­ле­ләр имин­ле­ге өчен юл­лар­да бик күп төр­ле тех­ник мөм­кин­лек­ләр ур­наш­ты­рыл­ган: све­то­фор, җир ас­ты юл­ла­ры, ки­сә­тү­че юл бил­ге­лә­ре. Шу­ңа өс­тәп, бү­ген ба­ла­лар өчен ут ча­гыл­ды­ру­чы әй­бер­ләр уй­ла­нып чы­га­рыл­ган. Әле­ге фли­кер дип ата­лу­чы әй­бер­ләр­нең бер­ни­чә тө­ре бар: зна­чок, бре­лок һәм бе­лә­зек. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International