ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары – Айрат Фатхуллин һәм мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья мөгаллимнәргә тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Безнең балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. , тәрбия һәм методик эшләре буенча мөдир урынбасары Сафина Е.В., тәрбияче Замалиева Г.Г. катнашты. Алар бу бәйрәмнән зур тәэсирләр алдылар, барлык оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
Әлеге бәйрәм оешуына 5 ел-үзенә күрә кечкенә юбилей. Бәйрәм күңелле, оешкан төстә үтте. Тамашада авыл халкы һәм оешмалар, шулай ук балалар куанып  катнаштылар. Төрле номинацияләр буенча көч сынаштылар. Айдар мәдәният йорты, китапханә белән берлектә " Иң зур  кабак"  хуҗасына , "Иң матур композиция" ясаучыга, "Иң матур рәсем" иясенә, " Иң оста җыр яки шигырь" чыгаручыларга, " Иң тәмле ризык" пешерүчегә, "Иң матур фотосүрәткә"  истәлекле бүләк һәм  диплом тапшырылды.  
Мәдәният хезмәткәрләре,  мәдәният үзэшчәннәр коллективы белән әзерләнгән  концерт программасын өлкәннәр җылы кабул итте. Кичәдән сон өлкәннәребез чәй табыны артында сөйләшеп утырдылар. 
Яшьләргә терроризмның нинди зур афәтләргә китерүе, анын нәтиҗәсендә күпме яшь гомернең өзелүен, балаларнын ятим, йорт-җирсез калулары турында клуб мөдире С.Х.Гарипова  аңлатты.
Төрле елларда тырышып эшләгән, ә бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәребез кабат бәйрәмгә җыйналды. Бәйрәм табыны артында алар рәхәтләнеп сөйләштеләр.

Иске Җөри мәдәният йортында берләшмәләргә йөрүче балалар белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән «Без киләчәк балалары» дип исемләнгән, спорт уеннарыннан торган чара үткәрелде. Бу чарада теннис уеннары, сәламәтлекне ныгыту өчен төрле спорт күнегүләре, шашка,шахмат уеннары уйналды. Чара ахырында  мәктәпкәчә яшьләр өчен дискотека үткәрелде. 

Аларның хәлләрен белештек. Аларга пакетлар тапшырдык. Авылыбызның өлкән кешеләре бик канәгать булып рәхмәт әйтеп калдылар.
Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре авылы җирлеге белән берлектә 2 октябрь көнне өлкәннәрне хөрмәтләп   "Җир йөзенең бөтен матурлыгын килә  Сезгә бүләк итәсе" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәмне котлау сүзе белән  авылы җирлеге башлыгы Ф.Г. Кадыйров ачып җибәрде.  Өлкәннәребез башта матур эчтәлекле  концерт карадылар. Бәйрәм фоейда чәй табыны артында тәмамланды.
Табын артында җырлашып, элеккеге вакытларны искә алып утырдылар Өлкәннәребез бу көнне.  Аларга авыл җирлеге ярдәме белән алынган күчтәнәч пакетлар таратылды. Ә бәйрәмгә килә алмаган әби-бабаларыбызга  бүләкләр  өйләренә барып тапшырылды.
Ямбулат башлангыч мәктәбендә Энҗе Насыйрова 22 ел белем бирә. Ямбулат авылы клубы мөдире Халиуллина Гөлфия авылдагы  мәктәпкә әзерлек  төркеме балаларын җыеп, укытучыларын бәйрәм белән котлауны оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International