Иске Җөри мәдәният йортында берләшмәләргә йөрүче балалар белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән «Без киләчәк балалары» дип исемләнгән, спорт уеннарыннан торган чара үткәрелде. Бу чарада теннис уеннары, сәламәтлекне ныгыту өчен төрле спорт күнегүләре, шашка,шахмат уеннары уйналды. Чара ахырында мәктәпкәчә яшьләр өчен дискотека үткәрелде.