ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Без балалар белән Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" әкият -пьесысына әзерлек эшләре алып барабыз."Өмет" театр берләшмәсенә йөрүче балалар мәдәният йортында үткәрелгән чараларда катнашып киләләләр.Алар театр берләшмәсенә бик теләп йөриләр.
Олимпиадада 5 – 11 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга уңышлар теләп калабыз. 

3 сентябрьдә безенең Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары коллективы Казан шәһәренә экскурсиягә барды.   Алар  башкалабызның тарихи урыннарын,  сынлы  сәнгать  музеенда булдылар.  Ахырдан  Кәрим  Тинчерин театрында “Назлы кияү” спектаклен карадылар.

Бәйрәмгә Теләче районының  укытучылары  һәм тәрбиячеләре чакырулы иде.  Бәйрәмне Теләче урта мәктәбенең укучылары  котлау сүзләре белән ачып җибәрделәр. Аннан соң юбилярлар котланды һәм уңышларга ирешкән укытучыларга, тәрбиячеләргә  грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең Теләче №2 балалар бакчасында эшләүче педагоглар да бар иде ,шуларның берсе ,30 елга якын  гомерен тәрбияче һөнәренә багышлаган ,Гайфиева Райхана Хаҗиәхмәт кызы Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән ,өлкән тәрбияче Галимова Нурия Фәрхәт кызы  район мәгариф бүлегенең мактау кәгазе белән бүләкләнде. Бәйрәмнең икенче өлешендә укытучылар, Азат һәм Алсу Фазлыевлар гаиләсе катнашында ,матур концерт карадылар. 
Кичәне мәктәпнең 3 сыйныф укучылары үзләренең матур котлаулары белән башлап җибәрделәр. Укучыларның 2013 елгы бакчабыз чыгарылышыннан булулары безнең өчен зур горурлык хисләре уятты. Тагын да күңелле мизгелләр булып бакча мөдире Алисә Дәүләтшинага Татарстан Республикасы Теләче муниципаль район советыннан бирелгэн “Спонсорлар табу өлкәсендәге уңышлары өчен”рәхмәт хаты һәм “Эшендәге уңышлары өчен” грамота булды.  Аны  коллектив исеменнән дәкайнар котлыйбыз,киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телибез.

6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Авылыбызның иң оста кабак үстерүчеләре бакчаларында үскән бу хәзинәне мәдәният йортына  алып килеп,  аларның зурлыгы, матурлыгы белән көч сынашты.  Әдәбият елы уңаеннан, быелгы бәйрәмдә “Кабак+ китап = кызыклы фото” дип исемләнгән  яңа номинация  дә тамашачы күңеленә  хуш килеп, катнашучыларны үзенә җәлеп итте. 

4 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары – Айрат Фатхуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Безнең балалар бакчасы мөдире Фаляхиева Алсу да бу бәйрәмдә катнашты. Бәйрәм бик җылы атмосферада узды. Бәйрәм ахырында Казаннан килгән җырчылар үзләренең җырларын бүләк иттеләр.


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

         14 октября 2015 года в 8:00, в здании Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района состоится приём граждан представителем Управления Федеральной антимонопольной службы по Республике Татарстан.

Күргәзмәгә укытучы һөнәре турында кызыклы материаллар куелды.

     Кешеләрдә булган бар яхшылык - укытучылардан. Китап укучылар игътибарына «Укытучы һөнәре» папкасы тәкъдим ителде. Анда укытучының роле турында шигырьләр, фикер ияләренең һәм мөгаллимнәрнең әйтемнәре тупланган. Күргәзмәдә балалар мәктәп турында кызыклы вакыйгалар, шигырьләр, табышмаклар һәм җырлар таба алалар. 

2 октябрь көнне  китапханәче  Газизова Рузалия  Олы Саурыш авылында "Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге" - өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы үткәрде. Бәйрәм  чәй табыны артында  башланып китте. Ә инде соңыннан яңа китапларга күзәтү үткәрелде һәм үзешчәннәр белән өлкәннәребезгә ял концерты оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Маннапов Гаптелнур Әгләмҗан улы өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм күчтәнәче һәркемнең күңеленә бик хуш килде һәм кунакларыбызның һәркайсы рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International