ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Чын укытучы–ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.Укучылар белән эшләүдән канәгатьлек алу өчен актив тормыш алып баручы һәм балаларны яратучы иҗади шәхес булу зарур.Кичәгә Урта Мишә башлангыч мәктәбе укытучысы,22 ел балаларга белем бирүче Мингазова Диләрә чакырылды.Кичә барышында китапханәдә төзелгән “Матур әдәбиятта укытучы образы”исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
Район мәгариф бүлегенең "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге"  методисты Саетова А.Н. җитәкчелегендәге комиссия мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның  мәктәпкә әзерлекләре буенча мониторинг уздырдылар. Комиссия составында психолог- Хазипова С.Н.,логопед- Шәймәрданова М.Н., рус теле белгече - Ярмиева З.М. бар иде. Алар балалар белән аралаштылар.  Безнең бу уку елында мәктәпкә әзерлек төркеменә  3 бала йөри. 
Район мәгариф бүлегенең "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге"  методисты Саетова А.Н. җитәкчелегендәге комиссия мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның  мәктәпкә әзрелекләре буенча мониторинг уздырдылар. Комиссия составында психолог- Хазипова С.Н.,логопед- Шәймәрданова М.Н., рус теле белгече - Ярмиева З.М. бар иде. Алар балалар белән аралышып, аларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр, рус теле буенча диагностика уздырдылар. Үзләренең файдалы киңәшләре белән ярдәм күрсәттеләр, алга таба тәрбия һәм белем бирүдә кулланырга методик киңәшләр бирделәр.
Югары Кибәхуҗа балалар бакчасында  мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә әзерлеге буенча мониторинг үздырылды.Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты- Саетова А.Н., психологлар- Зиннатова Г.Р.,  Хазипова С.Н., логопед - Шаймарданова М.Н., рус теле белгече -Ярмиева З.М.бар иде. Алар балалар белән аралашып,аларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр, рус теле буенча диагностика уздырдылар.

Шәяхмәтова И.Р. Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф министрлыгының мактау грамотасы, Мостафина К.М.  РОО мактау грамотасы белән бүләкләнделэр.  Сезгә эшегездә уңышлар телибез!

1 октябрь -Өлкәннәр көне.Шул уңайдан Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары тырышлыгы белән Өлкәннәр көне уздырылды. Өлкәннәребез башта концерт карады. Аннары  “Тукаш” хуҗалыгы ярдәме белән оештырган чәй табыны янында гапләшеп,бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә күтәренке кәеф белән таралдылар.

5 октябрьда Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә укытучылар көне уңаеннан, "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"дигән күргәзмә төзелде .
Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә узучы “Балачак”, Бәйләү иле”, “Адым артыннан адым” түгәрәкләренә йөрүче укучылар Кече Кибәхуҗа халкы өчен хәйрия концерты оештырдылар. Өстәмә белем бирү педагоглары Загидуллина Роза Тимерхан кызы һәм Нигматзянова Ландыш Илсур кызы җитәкчелегндәге, “Балкыш”, “Туган якны өйрәнү” түгәрәкләре укучылары Мәтәскә урта мәктәбендә узган “Өлкәннәр көне” кичәсендә, үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. 

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым

Еллар үткәч килә:

«Исәнме !-диеп

Балачакка кулым сузасым

 

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк  йөгереп үтәргә

Бар дөньясын онытып,сабый булып

Күбәләкләр куып китәргә.

Бу шигьри юллар  Олы Мәтәскә авылында гомер итүче , 39 ел гомерен  балалар тәрбияләүгә багышлаган, шунын 18 елын мәктәп директоры   булып эшләгән Нигьмәтҗанова Әнвәрә Нәҗип кызына багышлап язылган төсле. Чыннан да  Әнвәрә  Нәҗиповна Олы Мәтәскә урта мәктәбендә бик абруйлы укытучы булып саналды. 
“Авылмның  тыныч кичләре” дип исемләнгән бу тамашаны үзебезнең авыл егете Марат Юсупов һәм аның иҗатташ дуслары – Илназ Ханафиев, Дамир Гасимов, Диләрә Шайхиева һ.б.лар тәкъдим иттеләр. Аларның моңлы җырларын тамашачы бик җылы кабул итте. Гөлназ Габдрахманованың дәртле биюләре көчле алкышларга күмелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International