6 октябрь көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында методик көн булып узды.

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

6  октябрь көнне Олы Кибәхуҗа  балалар бакчасында методик көн булып узды. Район мәгариф бүлегенең "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге"  методисты Саетова А.Н. җитәкчелегендәге комиссия мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның  мәктәпкә әзерлекләре буенча мониторинг уздырдылар. Комиссия составында психолог- Хазипова С.Н.,логопед- Шәймәрданова М.Н., рус теле белгече - Ярмиева З.М. бар иде. Алар балалар белән аралаштылар.  Безнең бу уку елында мәктәпкә әзерлек төркеменә  3 бала йөри. Комиссия шушы балаларның  белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерде, рус теле буенча диагностика уздырды. Үзләренең файдалы киңәшләре белән ярдәм күрсәттеләр, алга таба тәрбия һәм белем бирүдә кулланырга методик киңәшләр бирделәр. Комиссия балаларның белемнәреннән  кәнәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International