6 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә Укытучылар көне уңаеннан "Укытучым –якты кояшым” дип исемләнгән тематик кичә үтте.

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
6 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә Укытучылар көне уңаеннан "Укытучым –якты кояшым” дип исемләнгән тематик кичә үтте.Чын укытучы–ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.Укучылар белән эшләүдән канәгатьлек алу өчен актив тормыш алып баручы һәм балаларны яратучы иҗади шәхес булу зарур.Кичәгә Урта Мишә башлангыч мәктәбе укытучысы,22 ел балаларга белем бирүче Мингазова Диләрә чакырылды.Кичә барышында китапханәдә төзелгән “Матур әдәбиятта укытучы образы”исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!Эшенә иҗади караган,җаваплы һәм намус белән башкарган педагогны гына олысы да,кечесе дә хөрмәт итә.Андыйлар белән очрашасы,киңәшләшәсе килеп тора-дип төгәлләнде кичә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International