Әнвәрә Нәҗип кызы белән якыннан очрашу булды.

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым

Еллар үткәч килә:

«Исәнме !-диеп

Балачакка кулым сузасым

 

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк  йөгереп үтәргә

Бар дөньясын онытып,сабый булып

Күбәләкләр куып китәргә.

Бу шигьри юллар  Олы Мәтәскә авылында гомер итүче , 39 ел гомерен  балалар тәрбияләүгә багышлаган, шунын 18 елын мәктәп директоры   булып эшләгән Нигьмәтҗанова Әнвәрә Нәҗип кызына багышлап язылган төсле. Чыннан да  Әнвәрә  Нәҗиповна Олы Мәтәскә урта мәктәбендә бик абруйлы укытучы булып саналды. Мәктәп коллективында гына тугел,гаиләсендә дә ул  үрнәк хатын-кыз булып гомер итте.Кайнатасы белән кайнанасын  тәрбияләп,соңгы юлга озатты.Тормыш иптәше Мәгьсүм абый белән 2 егет үстерделәр.Буген инде аларнын үз тормышлары , 4 оныклары мәктәптә белем алалар.Уллары һәм киленнәре бар да укытучылар.5 октябрь -Укытучылар көне уңаеннан Әнвәрә Нәҗип кызы белән якыннан очрашу булды. Бу көнне ул  үзе  укыткан укучылырыннан куп  җылы тәбрикләүләр кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International