ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Күпме мәгьнә табып була бу сүзләрдән, элек – электэн үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында шушы көннәрдә  мәктәп укучылары катнашында “Картаямыни соң йөрәк” дип исемләнгән бәйрәм концерты  үткән.
Бүген Сауш балалар бакчасында методик көн иде.Район мәгариф бүлегенең "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге" методисты А.Н.Саетова җитәкчелегендә методик группа составында :психолог Хазипова С.,логопед Шаймарданова М.,рус теле белгече Ярмиева З. килгән иде.Алар  мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче баланың мәктәпкә әзерлеген тикшерделәр,рус теле буенча диагностика үткәрделәр.Соңыннан мониторинг нәтиҗәләрен анализлап тәрбиячегә киңәшләр бирделәр.

Җыелышта яңа 2015-16 уку елында куелган бурычлар, планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән бакча мөдире Габдулхакова Г.В. таныштырды. Җыелышта Теәче районы гражданлык саклау буенча әйдәп баручы консультанты Хомченко О.Б. эчтәлекле чыгыш ясады. Әти-әниләр җыелыш барышында шулай ук  үзләрен  борчыган сорауларын бирделәр һәм  аларга  җаваплар  алып кайтып киттеләр.

Безнең балалар бакчасында зурлар һәм м әктәпкә әзерлек төркеме  балалары белән район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия тарафыннан мониторинг уздырылды.Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты -  Сәетова А., логопед – Шәймәрданова М.,  психолог – Хазипова С., рус теле белгече – Ярмиева З., татар теле белгече – Сабирзянова Л. килгән иде. 

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М. "Иң яхшы хат язу дәресе-2015" Бөтенроссия конкурсының региональ этабында катнашып, "Хат язу дәресен үткәрүнең иң яхшы методик эшкәртмәсе" номинациясендә җиңү яулады. Бүген мәктәбебезгә конкурсны оештыручылар килеп И.М.Арслановага Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.КОТЛЫЙБЫЗ!
«Әкияти ил» дигән бу бәйрәм кичәсендә күңелле сәхнәләр, матур җырлар, шигырьләр, биюләр булачак дип көтелә
Укучыларыбыз һәр укытучыга багышлап теләкләр теләделәр, бәйрәм белән котладылар, рәхмәт сүзләрен белдерделәр.Яраткан укытучыларыбызга саулык-сәламәтлек, имин тормыш, күңел тынычлыгы, сабырлык һәм гаилә бәхете теләделәр.  Кичә җыр-бию белән үрелеп барды. 

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
10 -15 минут эчендә төрле уеннар уйнап, ял итеп, яңа көч туплап дәресләргә таралышалар.
Укытучылар бәйрәме уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә үзидарә көне уздырылды. 10-11 сыйныф укучылары үзидарә көнен укытучыларны бәйрәм белән котлаудан башладылар.Атналык линейкада укытучылар коллективы укучылар буларак катнашты. Дәресләрне укучылар алып барды. Дәресләрдән соң “ Рәхмәт сиңа укытучым” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Үзидарә көне укытучыларга да, укучыларга да бик ошады.
5 октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан Ямбулат авылы китапханәсендә китапханә каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр"  укучылар  берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Укытучы - профессионал.Кем ул?" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Гөлия Шакурова бу әңгәмә барышында укытучының профессионал дәрәҗәгә күтәрелүенең кирәклеге, профессионал булуы укыту процессында бик әһәмиятле роль уйнавы  һәм профессионалның төрлелеге(укытучы -профессионал психолог, укытучы - профессионал актер һ.б) турында  сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International