Методик көн.

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Безнең балалар бакчасында зурлар һәм м әктәпкә әзерлек төркеме  балаларыбелән район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия тарафыннан мониторинг уздырылды.Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты -  Сәетова А., логопед – Шәймәрданова М.,  психолог – Хазипова С., рус теле белгече – Ярмиева З., татар теле белгече – Сабирзянова Л. килгән иде. Алар балаларның белем дәрәҗәләрен тикшерделәр, рус теленнән диагностика уздырдылар. Ахырдан күрсәткечләр буенча анализ ясадылар. Шулай ук тәрбиячеләргә үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр. Балалар да  кунаклар белән  бик теләп аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International