Әңгәмә үткәрелде.

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

5 октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан Ямбулат авылы китапханәсендә китапханә каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр"  укучылар  берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Укытучы - профессионал.Кем ул?" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Гөлия Шакурова бу әңгәмә барышында укытучының профессионал дәрәҗәгә күтәрелүенең кирәклеге, профессионал булуы укыту процессында бик әһәмиятле роль уйнавы  һәм профессионалның төрлелеге(укытучы -профессионал психолог, укытучы - профессионал актер һ.б) турында  сөйләде. Укучылар мәктәптә белем бирүнең нәтиҗәлелеген бернинди компьютер системасы да алыштыра алмавы хакында төшенделәр һәм аларда сораулар да туды.  Әңгәмә ахырында укытучы хезмәтенең бик катлаулы, чөнки ул кешеләр арасындагы бәйләнешкә нигезләнгән булуы исбатланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International