ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Олы Нырсы мәктәбе дә бу ярминкәдә мәктәп бакчасында үстерелгән  яшелчәләрне сату белән катнашачак.

Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә  әйдәманнар башлангыч класс укучылары белән “Күңелле тәнәфес” оештырдылар. “Мәче-тычкан”, “Капкалы”, “Урындыклы”, “Крокодил”  кебек уеннарны балалар бик яратып уйнады. Әлеге ял вакыты башлангыч сыныф укучыларының үзләренә дә ошады. Алар  тәнәфестән дәресләргә шат килеш һәм яхшы кәеф белән таралышты.

Сонгы елларда  юлларда машиналар агымы артканнан-арта.Статаистика күрсәткән мәгълүматлар буенча  юл-транспорт һәлакәтләренең саны да күбәя.  Юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңләгән бала тән җәрәхәте ала.Монда транспорт йөртүче өлкәннәрне генә дә гаепләп булмыйдыр, чөнки әлеге күңелсез хәлләр балаларның юл кагыйдәләрен белмәүдән дә килә. Юлларда дөрес йөрергә өйрәтү, игътибарлы булырга кирәклеген аңлату — балалар бакчалары, мәктәпләрнең һәм әти-әниләрнең төп бурычы булып тора. 
Чираттагысы "Терроризм...Сак бул!!!" исеме астында үткән рәсем конкурсы иде. Укучылар шул темага карата рәсемнәр ясадылар, терроризм турында үз фикерләрен җиткерделәр.
При поддержке Государственного комитета по туризму Республики Татарстан, в рамках реализации программы обучения по формированию и продвижению туристических продуктов в сфере сельского туризма «Алга Авылга!», приглашаем Вас принять участие в проектно-методическом семинаре «Проектирование и продвижение туристических маршрутов в сфере сельского туризма», которое состоятся 23-25 октября 2015 года в ДОЛ «Пламя» п.Лебяжье.
Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Ана кеше беренче адымнар ясарга өйрәтсә, укытучы белем дөньясына юл ача. Укучылары тарафыннан ихтирам һәм рәхмәт хисләре ишетү-һәр укытучының олы бәхетедер.Укытучылар көне уңаеннан Айдар авылы мәдәният йорты һәм  китапханә белән берлектә "Укытучым минем, сезнең яхшылыкны һич онытмый күңелем” дип исемләнгән акция уздырылды. 

Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.

   6 октябрь көнне Әбде авылы мәдәният хемәткәрләре мәктәптә уздырылган Укытучылар көненә багышланган кичәдә катнаштылар.

2015 елның 7 октябре көнне Теләче районының 11 кешедән торган делегациясы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен аларның бәйрәм көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итуендэ катнаштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Алан хуңалыгы механизаторы Мухаметзянов Каюм Мансуровичка “Татарстан Республикасы атказанган механизаторы” исеме тапшырды. 

Укытучы - олугъ һәм мактауга лаеклы исем. Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Ана кеше беренче адымнар ясарга өйрәтсә, укытучы белем дөньясына юл ача. Укучылары тарафыннан ихтирам һәм рәхмәт хисләре ишетү-һәр укытучының олы бәхетедер.Укытучылар көне уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә "Укытучым минем, сезнең яхшылыкны һич онытмый күңелем” дип исемләнгән акция уздырылды. 

Укучыларныӊ җәйге каникуллары тәмамланып, яӊа уку елы башланганнан соӊ, Иске Җөри авылы китапханәсендә «Оста куллар» берләшмәсенеӊ эше башланып китте. Балалар көзге яфраклардан  роза букетлары ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International