Айдар авылы китапханәсендә "Укытучым минем, сезнең яхшылыкны һич онытмый күңелем” –акция.

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Укытучы - олугъ һәм мактауга лаеклы исем. Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Ана кеше беренче адымнар ясарга өйрәтсә, укытучы белем дөньясына юл ача. Укучылары тарафыннан ихтирам һәм рәхмәт хисләре ишетү-һәр укытучының олы бәхетедер.Укытучылар көне уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә "Укытучым минем, сезнең яхшылыкны һич онытмый күңелем” дип исемләнгән акция уздырылды. Акциядә катнашучыларның укытучысы турындагы уй-фикерләре, изге теләкләре язылган язмалары китапханәдә ясалган плакатта урын алды һәм укытучыларга тапшырылды. Шулай ук мөгаллим язмышын чагылдырган Г.Исхакыйның "Мөгаллимә", Т.Миңнуллинның "Үзебез сайлаган язмыш", Ч.Айтматовның "Беренче мөгаллим", Х. Сәрьянның "Нокталы өтер" , М.Мәһдиевнең "Без-41 ел балалары" әсәрләре укытучыларга тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International