Шармыш авыл китапханәсендә Сергей Есенинның тормыш юлы һәм иҗатына багышлынган күргәзмә әзерләнде. Теләгән һәркем күргәзмәгә куелган мәгьлүматны укып, шагыйрьнең биографиясенә бәйле белешмә белән таныша ала. Күргәзмә салайд режимында әзерләнде.
8 нче октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә танылган әдип — шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Галиевның туган көне уңаеннан ”Әдипнең алтын тоткалары” исемле күргәзмә куелды.Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Поэзиясендә булсын, проза әсәрләрендә булсын, М.Галиев — үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоциатив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бар көченә предмет олимпиадалары бара. Олимпиадаларда укучылар бик теләп катнашалар. Бу атнада химия, җәмгыть белеме фәннәреннән олимпиада булып узды. Укучыларга уңышлар телибез!
«Тайны родного края» түгәрәге әгъзалары әлеге “Наркотикларга каршы” дип исемләнгән конкурста бик теләп катнаштылар. Алар узләренең иҗатлары белән яшьтәшләренә һәм башка яшьтәгеләргә сәламәт яшәү ничек рәхәт булуын күрсәтергә теләделәр.
8 октябрь көнне “Батыр” спорткомплексында “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе Балалар сәламәтләндерү үзэге белән берлектә 2001-2002 елда туган егетләр һэм кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар уткәрде. Барлыгы 11 команда 94 укучы катнашты.