Югары Кибәхуҗа балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә әзерлеге буенча мониторинг үздырылды.Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты- Саетова А.Н., психологлар- Зиннатова Г.Р., Хазипова С.Н., логопед - Шаймарданова М.Н., рус теле белгече -Ярмиева З.М.бар иде. Алар балалар белән аралашып,аларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр, рус теле буенча диагностика уздырдылар.Үзләренең файдалы киңәшләре белән ярдәм кәрсәттеләр, алга таба тәрбия һәм белем бирүдә кулланырга методик киңәшләр бирделәр.