Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары тарафыннан өлкәннәргә багышланган кичәләр уздырылды.

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары тарафыннан  өлкәннәргә багышланган  кичәләр уздырылды. Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә узучы “Балачак”, Бәйләү иле”, “Адым артыннан адым” түгәрәкләренә йөрүче укучылар Кече Кибәхуҗа халкы өчен хәйрия концерты оештырдылар. Өстәмә белем бирү педагоглары Загидуллина Роза Тимерхан кызы һәм Нигматзянова Ландыш Илсур кызы җитәкчелегндәге, “Балкыш”, “Туган якны өйрәнү” түгәрәкләре укучылары Мәтәскә урта мәктәбендә узган “Өлкәннәр көне” кичәсендә, үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә тыл ветераннары, өлкән буын укытучылары катнашты. Бәйрәм чәй табыны артында бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International