4 нче октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында чын мәгънәсендә зур концерт булды. “Авылмның тыныч кичләре” дип исемләнгән бу тамашаны үзебезнең авыл егете Марат Юсупов һәм аның иҗатташ дуслары – Илназ Ханафиев, Дамир Гасимов, Диләрә Шайхиева һ.б.лар тәкъдим иттеләр. Аларның моңлы җырларын тамашачы бик җылы кабул итте. Гөлназ Габдрахманованың дәртле биюләре көчле алкышларга күмелде. Мәдәният йортына җыелган халык Баландышның күге тыныч, ә кичләре җыр-моңнан гөрләп торсын дигән теләктә таралышты.