Кичә район мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы булып узды.

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
Кичә район мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы булып узды. Кичәне мәктәпнең 3 сыйныф укучылары үзләренең матур котлаулары белән башлап җибәрделәр. Укучыларның 2013 елгы бакчабыз чыгарылышыннан булулары безнең өчен зур горурлык хисләре уятты. Тагын да күңелле мизгелләр булып бакча мөдире Алисә Дәүләтшинага Татарстан Республикасы Теләче муниципаль район советыннан бирелгэн “Спонсорлар табу өлкәсендәге уңышлары өчен”рәхмәт хаты һәм “Эшендәге уңышлары өчен” грамота булды.  Аны  коллектив исеменнән дәкайнар котлыйбыз,киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телибез.
Бәйрәмгә ямь өстәп залда хөрмәткә ия юбилярлар да утыра иде. Алар арасында безнең бакчада хезмәт куйган Хәйриева Д.Ш., Закирова Р.Н., Кочергина Е.И. бар иде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. барлык укытучыларны бәйрәм белән котлады һәм юбилярларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә тантананы Казаннан килгән артистлар дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International