4 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә Теләче районының укытучылары һәм тәрбиячеләре чакырулы иде. Бәйрәмне Теләче урта мәктәбенең укучылары котлау сүзләре белән ачып җибәрделәр. Аннан соң юбилярлар котланды һәм уңышларга ирешкән укытучыларга, тәрбиячеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең Теләче №2 балалар бакчасында эшләүче педагоглар да бар иде ,шуларның берсе ,30 елга якын гомерен тәрбияче һөнәренә багышлаган ,Гайфиева Райхана Хаҗиәхмәт кызы Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән ,өлкән тәрбияче Галимова Нурия Фәрхәт кызы район мәгариф бүлегенең мактау кәгазе белән бүләкләнде. Бәйрәмнең икенче өлешендә укытучылар, Азат һәм Алсу Фазлыевлар гаиләсе катнашында ,матур концерт карадылар. Бәйрәм күңелле үтте.