3 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Кабак бәйрәме"нең кечкенә генә юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте!

2015 елның 6 октябре, сишәмбе
3 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Кабак бәйрәме"нең кечкенә генә юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте! Авылыбызның иң оста кабак үстерүчеләре бакчаларында үскән бу хәзинәне мәдәният йортына  алып килеп,  аларның зурлыгы, матурлыгы белән көч сынашты.  Әдәбият елы уңаеннан, быелгы бәйрәмдә “Кабак+ китап = кызыклы фото” дип исемләнгән  яңа номинация  дә тамашачы күңеленә  хуш килеп, катнашучыларны үзенә җәлеп итте. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International