5 октябрь көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә, Укытучылар көне уңаеннан, «Укытучым – якты кояшым» күрсәтмәле китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә укытучы һөнәре турында кызыклы материаллар куелды.
Кешеләрдә булган бар яхшылык - укытучылардан. Китап укучылар игътибарына «Укытучы һөнәре» папкасы тәкъдим ителде. Анда укытучының роле турында шигырьләр, фикер ияләренең һәм мөгаллимнәрнең әйтемнәре тупланган. Күргәзмәдә балалар мәктәп турында кызыклы вакыйгалар, шигырьләр, табышмаклар һәм җырлар таба алалар. Биредә шулай ук укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен мәктәптә үтүче бәйрәмнәргә сценарийлар һәм методик ярдәмлекләр бар.