4нче октябрь көнне Район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана булып узды. Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары – Айрат Фатхуллин һәм мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья мөгаллимнәргә тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Безнең балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. , тәрбия һәм методик эшләре буенча мөдир урынбасары Сафина Е.В., тәрбияче Замалиева Г.Г. катнашты. Алар бу бәйрәмнән зур тәэсирләр алдылар, барлык оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерәләр.