1 октябрь көнне Кече Мирәтәк авыл клубында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе уздырылды. Төрле елларда тырышып эшләгән, ә бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәребез кабат бәйрәмгә җыйналды. Бәйрәм табыны артында алар рәхәтләнеп сөйләштеләр.