3 октябрь көнне Айдар мәдәният йортында көзге уңышка багышланган кичә- авылның традициясенә әйләнеп уздырыла торган бәйрәм " Кабак бәйрәме-2015" дип аталган конкурслы тамаша уздырылды.

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе
  3 октябрь көнне Айдар мәдәният йортында көзге уңышка багышланган кичә- авылның традициясенә әйләнеп уздырыла торган бәйрәм " Кабак бәйрәме-2015" дип аталган конкурслы тамаша уздырылды. Әлеге бәйрәм оешуына 5 ел-үзенә күрә кечкенә юбилей. Бәйрәм күңелле, оешкан төстә үтте. Тамашада авыл халкы һәм оешмалар, шулай ук балалар куанып  катнаштылар. Төрле номинацияләр буенча көч сынаштылар. Айдар мәдәният йорты, китапханә белән берлектә " Иң зур  кабак"  хуҗасына , "Иң матур композиция" ясаучыга, "Иң матур рәсем" иясенә, " Иң оста җыр яки шигырь" чыгаручыларга, " Иң тәмле ризык" пешерүчегә, "Иң матур фотосүрәткә"  истәлекле бүләк һәм  диплом тапшырылды.  Дәртле биюләр, күңелле җырлар бәйрәмгә тагында ямь өстәде. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар  әлеге бәйрәмнән канәгать калдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International