Укытучылар бәйрәме.

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

4 октябрь  көнне район мәдәният йортында "Укытучылар көне" уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә Теләче районының барлык  укытучылары да чакырулы иде.  Бәйрәм укучыларның котлау сүзләре белән башланып китте. Чара барышында укытучыларны котлау сүзләре яңгырады. Шулай ук  2015 ел дәвамында уңышларга ирешкән укытучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укытучыларны котлап  Фазлыевлар семьясы үзләренең матур җырларын бүләк итте. Бәйрәм күңелле үтте. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе  директоры Миннекаева Гөлшат Гаптравефовна Россия Федерациясенең фән һәм мәгарифъ минситрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чын күңелебездән котлыйбыз, Гөлшат Гаптравефовна! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International