Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.
1 октябрь көнне Теләче Үзәк китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган, “Тормыш көзе –алтын чор” дип исемләнгән очрашу –кичә булып узды. Бу кичәгә мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле өлкәннәр чакырылды.
2 октябрь көнне 3нче балалар бакчасында “Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү” буенча бакчаның эшчеләре белән практик күнегуләр булып узды. Шулай ук инструктажлар үткәрелде.
Ахметова Розалия апа – хич картаймас ин актив китап укучыбыз, мэдэни чараларда катнашучыбыз. Без аларга исэнлек-саулык телибез.
Шәтке авылы китапханәсендә терроризм белән көрәш айлыгы уңаеннан ясалган стендка терроризм гамәле корбаны булмау өчен үтәлергә тиешле чаралар турындагы материаллар урнаштырылган. Китапханәгә килгән китап укучыларга терроризм һәм экстремизмның никадәр куркыныч булуын һәрдаим аңлатып торыла.
27 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Без тынычлык яклы” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста 1-4 сыйныф укучылары актив катнашты.