Иске Җөри авылы китапханәсендә «Нет - террору» дигән стенд ясалып китап укучылар игътибарына тәкъдим ителде.
25 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә бер - береңә хөрмәт һәм бердәмлек хисе тәрбияләү максатыннан "Без төрле, тик без бергә" исеме астында китапларга күзәтү оештырылды.
Ямбулат авыл китапханәсендә милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту, терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү, шулай ук халыкта экстремистик идеология белән килешмәүчәнлек тәрбияләү максатыннан тематик стенд эшләнгән иде. 26 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәчесе һәм клуб мөдире тарафыннан урта сыйныф укучылары белән "Экстремизмга - юк!" айлыгына багышланган әңгәмә дә үткәрелде.
26 сентябрь көнне Теләчебез үзәгендә "Милләтләр кроссы-2015" үткәрелде. Әлеге ярышлар җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң масштаблы һәм массакүләм спорт чарасы булып санала. Һәркем үзенә йөкләнгән араны үтеп үзенең көчен сынады. Бу чарада мәдәният хезмәткәрләре дә теләп катнашты. Коллегабыз Рәмзия Шаймарданова бу ярышта өченче урынны яулады.