Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының 09.09.2015 №9257/15 "2015-2016 нчы уку елында башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчкәндә укучыларга старт диагностикасы үткәрү" приказы нигезендә, бүген Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Югары Киибәхуҗа урта мәктәбендә һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә дә, 5нче сыйныф укучылары математикадан старт диагностикасы үтте. 9нчы һәм 11 сыйныф укучылары исә шул ук фәннән муниципаль тестлаштыруда катнашты.
2015 елның 1 нче октябрь көнне “Өлкәннәр көне” уңаеннан Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Ф. М. һәм “Родник”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин Лесхоз картлар йортына Теләче районыннан булган өлкәннәрне котлап күчтәнәчләр тапшырдылар.
Өлкән кешеләр кунакларны күтәренке кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар.
Бүген 9нчы, 11 нче сыйныфларда район Мәгариф бүлеге приказы нигезендә математикадан БДИ форматында тест уткәрелде.
1 нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары тырышлыгы белән Өлкәннәр көне уздырылды. Бәйрәмгә лаеклы ялга чыккан барлык олы кешеләр һәм мәктәп хезмәткәрләре чакырылды. Укучылар килгән кунакларны Өлкәннәр һәм якынлашып килүче укытучылар көне белән тәбрикләделәр.
Хөрмәтле өлкәннәребез!Барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек,ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә. Кайгы, хәсрәт күрмичә бар гомерегез шатлык белән үтсен.Һәрчак сөйкемле, матур, зәңгәр күктә балкыган кояш кебек якты булыгыз. Картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларыгызның сезнең турында кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.