30нчы сентябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында бакча мөдирләре катнашында семинар- киңәшмә булып узды.Семинарның төп темасы “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ашавын оештыру” Семинарда, мәктәпкәчә укыту буенча методист, Саетова А.Н. ашатуны оештыруда, мәгариф системасында булган яңалыклар белән таныштырды, безнең алда торган бурычлар хакында сөйләшу алып барды. Икенче булып, 3нче номерлы балалар бакчасы шәфкать туташы, Билалова Э.К. чыгыш ясады. Ул туклану торышына кагылышлы җурналларны тутыруга кагылышлы яңалыклар хакында сөйләде.
1 октябрь көнне балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең өлкән яшьтәге өстәмә белем бирү педагоглары А.М. Вилков, Г.М. Нургалиев, Р.Г.Әбҗәлилов район мәдәният йортында картлар көне уңаенннан уздырылган бәйрәм чарасында катнаштылар. Район үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концертка хозурланып, үзләренең яшьтәшләре белән аралаштылар.
29 сентябрь көнне районның мәгариф бүлегендә балаларга һәм аларны йөртүче транспорт чаралары өчен куркынычсыз маршрут план-схемаларын төзү буенча семинар булып узды. Биредә балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге директоры Т.Р.Имамиев катнашты.
29 сентябрь көнне балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге директоры урынбасары Л.Р.Заһидуллина VI нче ПАО “Лукойл” социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗә ясау тантанасында катнашты. Чара Казан шәһәренең “Пирамида” күңел ачу комплексында узды.