Бәйрәмебез өстәл табыны артында дәвам итте, өлкәннәребезгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өлкәннәребез чарадан бик канәгать калдылар.
Олы Мишә авыл китапханәчесе Гапзизова Рузалия өлкәннәр көне уңаеннан “Очраштыра, күрештерә, дуслаштыра Аулак өй” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды. Бу бәйрәм өлкәннәребезне хөрмәтләү, яшьләргә борынгы йолаларны аңлату максатыннан кич утыру күренеше итеп үткәрелде.