ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әлеге бәйрәм чарасы вакытында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үзләрендә исәптә торган өлкән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар. Шулай ук әлеге чарада, Теләче районының төрле оешмаларыннан килгән белгечләре белән, түгәрәк өстәл үткәрелде. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

1 нче октябрь- Өлкәннәр көне. Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары бу көнне әбиләренә зур хөрмәт күрсәттеләр. Аларның яраткан әбиләре мәктәбебезгә  кунакка килделәр.Укучылар өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итеп, музыкаль кичә бүләк иттеләр.Үз куллары белән эшләнгән открыткалар тапшырдылар.

  Кадерле өлкәннәрне хөрмәтлибез,зурлыйбыз!

Чын күңелдән барыгызны  бәйрәм белән котлыйбыз!

Чәй өстәлен "Нирус"ширкате әзерләде. Бәйрәмне   ширкать башлыгы Сөнгатуллинн  Р.М. ачып җибәрде. Ул үзенең матур  теләкләрен теләде. Олы Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Вәлиуллин М.А. та шул теләкләргә кушылды.    Бәйрәмдә  авылдашыбыз,оста гармунчы-Рафис Минһаҗевның катнашуы ,аны тагын да ямьләндереп җибәрде.
Әле бик кечкенә булсалар да, бу көн безнең балалар өчен дә бәйрәм. Алар һәр ел саен  балалар бакчасында эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле кешеләребезне котларга баралар. Менә бүген дә алар үзләренең игелекле гамәлләре белән өлкәннәребезне сөендереп кайттылар. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! 

1 нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. Шушы унайдан безнен Олы Мэтэскэ балалар бакчасында "Олкэннэрне хормэтлик" дигэн темага энгэмэ булып утте. Бакчага узебезнен балалар бакчасында эшлэп, бугенгесе кондэ лаеклы ялда булган Голфира апабызны чакырдык. Аны бэйрэм белэн котлап матур телэклэр эйттек. Ул узедэ балаларга ин изге телэклэрен эйтте, тормышнын, эти-энилэрегезнен кадерен белеп, игелекле булып усулэрен телэде.

1 октябрь -Өлкәннәр көне.Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбе укучылары тырышлыгы белән Өлкәннәр көне уздырылды.Бәйрәмгә лаеклы ялга чыккан барлык хезмәткәрләр дә чакырылды.Өлкәннәребез концерт карап,чәй табыны янында гапләшеп,бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә күтәренке кәеф белән таралдылар.

Шушы уңайдан барлык өлкәннәрне бу бәйрәм белән котлыйбыз  Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, Үзәк балалар бакчабызда кечкенә генә "Татар өе" дигән музей эшли. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбияли. Сөлгеләрнең сабантуй батырларына бирелгәнен, кызларның кич утырып төрле әйберләр чигеп, анда күңел серләрен төйнәгәннәрен һәм әлеге чиккән эшләнмәләр белән өйләрне бизәгәннәрен аңлатабыз. 
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының 09.09.2015 №9257/15 "2015-2016 нчы уку елында башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчкәндә укучыларга старт диагностикасы үткәрү"приказы нигезендә, бүген Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Югары Киибәхуҗа урта мәктәбендә  һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә дә, 5нче сыйныф укучылары рус теленнән старт диагностикасы үтте. 9нчы һәм 11 сыйныф укучылары исә шул ук фәннән муниципаль тестлаштыруда катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International